«Бородиноның данлы көне»: тарих сәгате (12+)

Ватаныбыз тарихында мәңгелеккә хәтерләрдә сакланучы вакыйгалар аз түгел. Алар – безнең горурлыгыбыз һәм даныбыз. Бородино сугышы – шундый вакыйгаларганың берсе.

20 сентябрь көнне Бородино сугышының чираттагы еллыгын һәм Россия хәрби дан көнен билгеләп үтү кысаларында 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен «Бородиноның данлы көне» дигән тарих сәгате уздырды.
Мультимедиалы технологияләр балаларга 1812 елгы Ватан сугышы вакыйгаларын күзалдына китерергә һәм гаять зур Бородино сугышының барышын сәгатенә кадәр диярлек күзәтергә мөмкинлек бирде. Укучылар илһамланып «Без Бородино сугышында антыбызга тугры калдык!» дигән слайд-викторина сорауларына җавап бирде.
Әлеге чара яшьләрдә гражданлык һәм патриотлык рухы тәрбияләү буенча «Ватанны саклаучылар үлемсез…» дигән программага керә. 

Поделиться: